Зәйдән “Газель” машинасында хәрбиләргә гуманитар ярдәм җибәрелде
7 гыйнварда “Zаинск с Vами” волонтерлар төркеме махсус хәрби операция зонасына чираттагы гуманитар ярдәмне җибәрде.
Хәрбиләргә медикаментлар, маскировка челтәрләре, маскировка халатлары, автоном җылыткычлар, буржуйка-мичләр һәм башка мөһим булган әйберләр җибәрелде. “Газель” машинасында шулай ук районның чик сакчылары штурм отрядына әзерләгән “Ока” машинасы да урын алды.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Зәй районында маскировка челтәрләрен үрү буенча 35 нокта эшли һәм волонтерлар хәтта бәйрәм көннәрендә дә үз эшен туктатмады.
«31 декабрьдә челтәрләрне кичке сәгать 8гә кадәр үрдек, 1 гыйнварда инде иртәнге сәгать 6да безнең хатын-кызларыбыз хәрбиләребезне саклау өчен челтәр үрә иде. Һәм барлык ял көннәрендә без гадәти режимда эшләдек: иртәдән кичкә кадәр челтәрләр үрдек һәм гуманитар ярдәм җыйдык», — ди Зәйдә маскировка челтәрләре үрү эшен оештыручы, “Zаинск с Vами” волонтерлар төркеме җитәкчесе Елена Хисаметдинова.
Эш тукталмый, хәзер волонтерлар чираттагы гуманитар ярдәмне җыю буенча зур эш алып бара. Алар хәрбиләребез өчен медикаментларга ихтыяҗ зур булуы турында әйтә. Медикаментлар, җылы киемнәр, башка кирәкле әйберләрне җыюда битараф булмаган кешеләрдән ярдәм көтәләр. Шуны онытмыйк, без бары бергә берләшеп кенә күптән көтелгән җиңүне якынайта алабыз.
Фотолар волонтерлардан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев