Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдән “Доверие” торак милекчеләре ширкәте – бәйге җиңүчесе

ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгында «Татарстан Республикасының иң төзек торак пункты» конкурсына йомгак ясалды.

Үзенең кереш сүзендә министрның беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин конкурсның 2007 елдан бирле үткәрелүен искәртте, дип яза министрлыкның матбугат үзәге.

"Аның максаты-хисап чорында торак-коммуналь хуҗалык тармагын төзекләндерү һәм үзгәртеп кору мәсьәләләрендә иң яхшы нәтиҗәләргә ирешелгән торак пунктларны билгеләү. Төзекләндерү һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге күрсәткечләр, шул исәптән җирлекнең экологик торышын бәяләү, үз каты көнкүреш калдыклары полигоннары булу, санкцияләнмәгән чүплекләрне бетерү буенча эшләр уңышлы башкарылган һәм иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән торак пункт җиңүче булып таныла", - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы урынбасары.

Конкурс 4 номинация буенча үткәрелде. Узган ел нәтиҗәләре буенча 15 торак пункт җиңүче һәм призер булып танылды. Алар Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының  дипломнарын һәм акчалата премияләр алдылар. 

Безнең өчен иң куанычлысы әлеге җиңүчеләр арасында Зәйнең торак милекчеләре ширкәте дә бар. «Иң яхшы торак милекчеләре ширкәте» номинациясендә – безнең “Доверие” ширкәте бүләкләнде.  Аның идарәчесе – Наҗия Имаметдинова. Әлеге ширкәт нәтиҗәле хезмәте белән билгеле.

Фотолар министрлык рәсми сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев