Зәйдән Дмитрий үзенчәлекле очрашуда булды
Бүген Зәйдән 7нче мәктәпнең беренче сыйныф укучысы Дмитрий Парферьев кечкенә энесе Максим, әти-әнисе белән бергәләп Казанда «Ак барс» хоккей клубы командасы белән очрашуга барды.
Инде хәбәр иткәнебезчә, «Теләкләр чыршысы» акциясе кысаларында ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Диманың теләге язылган хатны чыршыдан алган иде. Анда ул «Ак барс» хоккейчылары белән очрашырга теләве турында белдергән.
Бүген исә Парферьевлар гаиләсе һәм Казаннан тагын өч балага хоккейчылар белән очрашу оештырылды. Алар бергәләп команданың тренеровкалар үткәрелә торган урынында булдылар. 24нче санлы уенчы Илья Сафоновтан мастер-класс алдылар. «Ак барс» тренеры Зиннәтулла Биләлетдинов балаларга команда брендлары төшерелгән бүләкләр тапшырды, һәрберсе белән хоккей уены турында әңгәмә корды.
Соңыннан ТР Рәисе балалар белән видеоэлемтә аша аралашты, аларның кәефләре, киләчәккә планнары белән кызыксынды. Алга таба тырышып укып, республикабызның лаеклы уллары булуларын теләде.
Парферьевлар гаиләсен истәлекле очрашуга озата барган район мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Гүзәл Шәрәфиева балаларның зур тәэсирләр алуларын белдерде, очрашуның балалар өчен киләчәккә зур стимул булачагын ассызыклады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев