Зәйдән әтиле-уллы Атласовлар махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм илтеп кайттылар
Бу көннәрдә Кораллы Көчләр ветераны, II ранг капитаны Валентин Атласов, аның улы Роман махсус хәрби операция зонасындагы якташларыбызга чираттагы гуманитар ярдәмне илттеләр.
Гуманитар ярдәм Донецк юнәлешендәге бригада һәм полкка илтелде. Гомумән алганда, игелекле миссиядә катнашучылар 3700 километрдан артык юл үткәннәр.
Хәрби диңгез флотында хезмәт итүчеләргә генератор, биш рация, рацияләргә антенналар, пауэр банклар, эчә торган сулар, маскировка челтәрләре, тиз пешә торган ашлар һәм башкаларны алып барганнар.

Икенче бригададагы “Нео” позывнойлы якташыбызга бишекле “Урал” мотоциклы тапшырганнар. Шулай ук бу бригадада тәгәрмәчләр, запас частьләр, исемле посылкалар калдырганнар.
ГРЭС крем-майлар, перчаткалар, балаклава, эчке киемнәр җибәргән. Хәрбиләргә кирәкле әйберләр шәһәр-район халкы ярдәме белән алынды. Шулай ук “Урал” мотоциклын алып кайтуга, запас частьларны әзерләүдә, тәгәрмәчләр алуда Александр Данилов, Юрий һәм Константин Евдокимовлар, Эдуард Утяганов, Эркин Касыймов зур ярдәм күрсәтте. Хәрби якташларыбызга Марсель Миңнеханов – 50, Илья Батаев 30 литр бензин җибәргән. Михаил Атласов яралы хәрбиләр өчен култык таяклары һәм тростьлар әзерләп биргән.

Ә хәрбиләр өчен барлык кирәкле әйберләрне машинасына прицеп тагып, Валентин Александрович улы Роман белән үз машинасында илтеп кайтты.
-Аллага шөкер, машина шыплап гуманитар ярдәм белән тулса да, аны егетләребезгә тапшырып әйләнеп кайттык. Ярдәм күрсәтүче, терәк булучы ныклы тылга якташ хәрбиләр бик рәхмәтле. Егетләр туган яктан читтә якташлардан килгән һәр хәбәргә, һәр нәрсәгә сөенәләр, — ди Валентин Александрович.
Эш тукталмый. Хәзер "Дядя" позывнойлы Зәй хәрбиенә эшмәкәр Николай Тихонов сатып алган УАЗ автомобиле җибәрергә әзерләнә. Ул инде хәрби зонага 4 машина сатып алып җибәргән, бишенчесе һәм алтынчысы әзерләнә.
фото Атласовлардан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев