Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйдән Алексей Алексеев яшь буынны патриотик тәрбияләүгә зур өлеш кертә

Махсус хәрби операция шартларында яшәү олысын-кечесен берләштерде. Өлкән буын белән яшьләрнең берләшеп эшләве хакында район ветераннар Советы рәисе Алексей Алексеев сөйли.

— Илебез өчен мөһим булган бу шартларда яшәешне безнең ветераннар аеруча тирән аңлыйлар. Чөнки аларның күпчелеге Бөек Ватан сугышын узган, тылда көнне-төнгә ялгап хезмәт куйган, бала килеш ил иминлеге өчен көч куйган кешеләр. Алар фашизмның нәрсә икәнен яхшы беләләр һәм бүгенге нацистларның гамәлләренә каршы торалар. Өлкәннәребез махсус хәрби операциядәгеләр өчен пенсиясеннән өлеш чыгарып ярдәм итә, маскет челтәрләр үрергә йөри, оекбашлар бәйли, авылда яшәүче өлкәннәр хәзинәдә бары белән уртаклаша. Яшьләр арасында патриотик рух тәрбияләүгә дә алар бердәм сафка басты. Балалар-яшүсмерләр белән һәртөрле очрашуларга алар теләп йөри, үзләре баштан кичкәнне сөйләп, дошманнарга үз җиребезне бирмәскә өнди, акылларын интернет челтәрендәге ялган мәгълүматлар белән тутырмаска чакыра. Һәм иң мөһиме яшьләр аларны ишетә, хәзер балаларыбыз арасында көннән-көн патриотик рух үсүен күреп шатланам. Алар бүген ил бөтенлеген саклаучы хәрбиләр белән очрашуларга кызыксынып килә, аларга сораулар биреп, хәрби әзерлек нечкәлекләре турында кызыксыналар. Ил батырлары хөрмәтенә уздырылучы тантаналарда теләп катнашалар. Шунысы да бар, без яшь буынны телефон, компьютерга береккән, дип ачуланырга яратабыз. Ә менә хәзерге хәрби шартларда нәкъ шуны камил белүнең никадәр мөһим булуын аңладык, чөнки төрле оча торган пилотсыз аппаратлар белән эш итә белүчеләр бик кирәк фронтта. Шуңа да яшьләргә теләгән юнәлештә мөмкинлекләр тудыру яхшы, ә өлкәннәр аларга дөрес кыйбланы күрсәтергә һәрвакыт әзер.

 

#МарафонВСЕСВОИ #Татарстан СВО  #ВСЕСВОИТМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ВСЕСВОИ