Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдәге социаль үзәктә психологик дәресләр уздырыла

«Радость» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге бүлегендә социаль хезмәт алучыларга үзләренең эчке дөньясын өйрәнүдә, үзаңны үстерүдә һәм шәхесеңә уңай мөнәсәбәт формалаштыруда ярдәм итүгә юнәлдерелгән «Үзеңне танып бел» психологик дәресләр циклы дәвам итә.

24 октябрь көнне дәресләрдә катнашучылар мавыктыргыч сәяхәткә – үз-үзләрен тикшерүгә юнәлделәр. Психолог җитәкчелегендә алар үз хисләренә, теләкләренә һәм уйларына колак салырга өйрәнделәр. 

Дәресләр циклы фундаменталь сорауларга җавап бирергә ярдәм итә: «Мин кем?», «Мин яратам - яратмыйм», «Мин белмим», «Миңа ярый», «Миңа ярамый».

Махсус күнегүләр һәм дискуссияләр сериясе аша үзәктә тәрбияләнүчеләр акрынлап үзләренең уникальлеген ача. Алар һәр кешенең үз талантлары, үзенчәлекләре һәм кыйммәтләре булуын  аңлыйлар.

Үз-үзеңне танып белү процессы, үз сыйфатларыңны анализлау гына түгел, бу барлык көчле һәм йомшак яклары белән үзеңне кабул итүгә юл. Үзенең мөмкинлекләрен һәм чикләүләрен белеп, кеше үз тормышын аңлы рәвештә төзи башлый, казанышларын бәяләргә һәм үз ихтыяҗларына хөрмәт белән карарга өйрәнә.

Катнашучылар үзләрен танып, үзләрен зур һәм күптөрле дөньяның әһәмиятле һәм кабатланмас өлеше итеп тоеп, әйләнә-тирәдәгеләрне яхшырак аңларга өйрәнәләр.

«Үзеңне танып бел» дәресләре циклының төп максатларының берсе - тотрыклы уңай эмоциональ фон булдыру. Кеше үзен аңлаганда һәм кабул иткәндә, аның борчылу дәрәҗәсе кими, үз-үзен бәяләве күтәрелә һәм тормыш кыенлыкларын җиңү өчен эчке ресурс барлыкка килә.

Дәресләр барышында формалаша торган уңай кәеф тәрбияләнүчеләрнең гомуми халәтендә уңай чагылыш таба. Үзара ярдәм һәм дуслык атмосферасы ышанычлы мөнәсәбәтләр урнаштыруга ярдәм итә, бу шәхес үсеше өчен мөһим шарт булып тора.

«Үзеңне танып бел» дәресләре циклы үзенең нәтиҗәлелеген исбатлады инде. Үзәктә хезмәтләр алучылар ышанычлырак, аралашучан һәм гармонияле була бара. 

А. Каюмова, психолог.

фото социаль үзәктән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев