Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдәге күркәм гаилә алтын туйларын билгеләде

30 гыйнварда Зәй шәһәре ЗАГСында гаилә тормышының 50 еллыгын билгеләп үтүче Владимир Сергеевич һәм Нина Николаевна Красильниковларны хөрмәтләделәр.

ЗАГС бүлеге башлыгы  Гөлфия Вәлишина тантаналы чарада  юбилярларга гаилә традицияләрен саклап, яшь буынга үрнәк булып яшәүләре өчен рәхмәт белдерде. 

Нәкъ ярты гасыр элек, 1976 елның 30 гыйнварында, шундый ук кышкы матур җомга көнендә  алар өчен ике язмыш бергә үрелгән истәлекле  вакыйга була. Ул вакытта егеткә  24, кызга  – 23 яшь. Өйләнешкәч тә яшь парлар башта тулай торак бүлмәсендә яшиләр, аннары 35нче кварталда малосемейкада, ә аннары үз фатирлары булуга ирешәләр.

Гаилә башлыгы Владимир Сергеевич пенсиягә чыкканчы «Зәй крекеры» заводында эшләгән, ә Нина Николаевна гомерен тәгәрмәчләр  заводындагы хезмәткә багышлаган. Мәхәббәт һәм татулыкта алар уллары Олег һәм кызлары Ольганы  үстереп, олы тормыш юлына бастыралар. Хәзер аларның йөрәкләрен өч онык җылыта. 

50 ел узгач та,  1976 елдагы кебек,  алар яңадан туй вальсы әйләнделәр. Балаларының һәм оныкларының җылы котлаулары иң яхшы бүләк булды. Соңыннан Красильниковлар  Зәй районының Мактаулы юбилярлар китабына  имза куйдылар. 

Аларның алтын бәхетенең сере гади: үзара аңлашып  һәм бер-береңә хөрмәт күрсәтеп яшәү. Юбилярлар яшь буынга киңәш итеп, тату яшәргә, бер-берсенең кадерен белергә, кадерле көннәрне матур үткәрергә дигән теләктә калалар.

Ирина Смирнова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев