Зәйдәге бик күп объектлар аның кулы белән төзелгән
Иске Зәйнең «Продвижение» территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Олеся Пукаева бистәнең олы хөрмәткә лаек кешесе Әлфия Мортазинаны Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады.
Әлфия Рәхимовнага 91 яшь, ул гомер буе төзелештә хезмәт куйган, Зәйдәге бик күп объектлар аның кулы белән төзелгән.
Ул Сарман районының Дими Тарлау авылында туып үскән. Зәйгә килеп, ГРЭСка штукатур-маляр булып эшкә урнаша, аннан «Сельстрой» ПМКга күчә. Авылларда ике-өч катлы йортларны төзиләр. Бригадир була.
"Арабызда намуслы тырыш хезмәтләре белән районыбыз үсешенә үзеннән зур өлеш кертүчеләр белән горурланабыз, шул вакытта андыйлар белән аралашудан үзеңдә көч һәм киләчәккә омтылыш табасың. Зәйдәге элекке Азатлык китерүче солдат һәйкәле дә Әлфия апа бригадасы көче белән салынган. Әлфия Рәхимовна шәхсән үзе иң югары биеклектә солдатның кулын штукатурлаган, чөнки башкалар бу эшкә алынырга җөрьәт итмәгән. Шулай ук 35нче бистәдәге йортларны төзүдә дә аның көче кергән. Әлфия апаның тырыш намуслы хезмәте тиешенчә бәяләнгән. Ул „Төзелеш тармагы ветераны“ исемен йөртә, медальләре дә бик күп», — ди Олеся Пукаева.
Бүгенге көндә ветеран кызы Гүзәлия Рафаиловна тәрбиясендә яши. Ял көннәрендә оныклары, оныкчыкларын көтеп ала, аларның уңышлары, казанышларына сөенә.
Фото «Продвижение» үзидарәсеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев