Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә зур суммага мошенниклык очрагы теркәлгән

3 июньдә 18 яшьлек зәйле полициягә үзен дәүләт хезмәткәре итеп күрсәткән җинаятьченең корбаны булуы турында хәбәр иткән.

Җинаятьче мессенджер һәм социаль челтәр аша эш иткән, яшь егетне  «мошенниклардан саклану өчен» акча, кыйммәтле әйберләр тапшырырга күндергән. Нәтиҗәдә егет курьерга 200 мең сум һәм 210 мең сумга якын бәядә алтын бизәнү әйберләре тапшырган.

Зыян 410 000 сум тәшкил иткән. Шикләнелүченең шәхесе ачыкланган - ул Ижауның 19 яшьлек кешесе булып чыккан. Хәзер әлеге кеше эзләүгә игълан ителгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев