Зәйдә заводта эшләүче хәрби хәрәкәтләр ветераннарын хөрмәтләделәр
Зәйдә «Аккурайд Уилз Руссиа» заводында бүгенге көндә 8 сугышчы-интернационалист хезмәт куя. Алар барысы да заводның алдынгы, тәҗрибәле хезмәткәрләре.
Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару көне уңаеннан предприятиедә әфган сугышы, кораллы конфликтлар ветераннары, махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен тантаналы чара үтте.
Завод җитәкчелеге хәрби хәрәкәт ветераннарына һәрвакыт аерым хөрмәт күрсәтә. Истәлекле дата уңаеннан да аларга матди ярдәм күрсәтелде. Әфган сугышы ветераннарына «Сугышчан бердәмлек» иҗтимагый оешмасы тарафыннан «Әфганстанда хәрби операция башлануга — 45 ел» истәлекле медале тапшырылды.
Фотолар заводтан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев