Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә законсыз спиртлы эчемлек сату факты ачыкланган

Зәй районында алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнешендә закон бозуларны ачыклауга юнәлдерелгән оператив-эзләү һәм тикшерү чаралары даими рәвештә үткәрелә.

Район эчке эшләр бүлегеннән хәбәр итүләренчә, 13 майда Зәйдә законсыз спиртлы эчемлек сату факты ачыкланган. Икътисади җинаятьләргә каршы көрәш бүлекчәсе хезмәткәрләре Ленин урамында составында спирт булган сыекча (халык телендә «фанфуриклар») сату очрагына тап булганнар. Тикшерү барышында 100 мл күләмендәге 11 пыяла шешә табылган.

«Закон бозган зат Административ хокук бозулар кодексы нигезендә җаваплылыкка тартылачак», — дип хәбәр итәләр район эчке эшләр бүлегеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев