Зәйдә ЗАГС хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгели
Ел саен 18 декабрьдә Россиядә үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен ЗАГС белгечләре билгеләп үтә. Әлеге һөнәр ияләре гражданнарга тормышның иң мөһим этапларын — тууны, гаилә коруны һәм якыннары белән хушлашуны рәсмиләштерергә ярдәм итәләр.
Бәйрәм датасы рәсми рәвештә аерым федераль закон яки указ белән беркетелмәгән, әмма ЗАГС органнары хезмәткәрләре аны үзләренең һөнәри көннәре итеп кабул итә. Ул 1917 елның 18 декабрендә «Гражданлык никахы, балалар һәм гаилә хәле актлары китапларын алып бару турындагы» декретка кул куюга багышланган.
Зәебездә Гөлфия Вәлишина җитәкчелегендә өч кешедән торган коллектив ЗАГС эшчәнлеген алып бара. Алар җиде төрле теркәүләрне алып бару белән мәшгульләр. Шәһәр уртасында урнашкан ЗАГС бинасына 2005 елда капиталь төзекләндерү үткәрелде, ул һәр гаиләнең иң истәлекле мизгеләрен үзенә туплаучы күркәм йорт булып тора.
Зәй ЗАГСы республикада алдынгы эшләүче бүлекләрнең берсе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев