Зәйдә хулиганлык кылучыларга карата сак астына алу вакыты озайтылды
Зәй шәһәр суды, Россия Федерациясе Җинаять Кодексының 213 маддәсе 2нче бүлегендә каралган (хулиганлык кылу), җинаять кылуда шикләнелүче дүрт зәйлегә карата, сак астында тоту карарын озайтты.
Судтан бу хакта сорап район эчке эшләр бүлегенең тикшерү эшләре буенча башлыгы мөрәҗәгать иткән.
Әлеге кешеләр, корал сыйфатында предметлар кулланып хулиганлык кылганнар, әйләнә-тирәдәгеләргә куркыныч тудырып җәмәгать тәртибен бозганнар. Шәһәр суды тикшерүче үтенечен канәгатьләндереп, бу дүрт зәйлегә карата 2025 елның 29 апреленә кадәр сак астына алу карарын озайтты.
Исегезгә төшерәбез, 2024 елның 26 октябрендә видеокүзәтү камерасы объективына «Летник» кафесы территориясендә бертөркем затларның хулиганлык кылуы эләккән иде. Анда ир-атлар җәмәгать тәртибен тупас бозып, корал сыйфатында предметлар кулланып, ике ир-егетне кыйнаган иделәр.
2024 елның 4 ноябрендә Зәй шәһәр суды тарафыннан әлеге җинаять кылуда шикләнелүче Зәй шәһәренең дүрт кешесенә карата сак астында тоту рәвешендә чик кую чарасы сайланган иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев