Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә хуҗасыз этләрне аулау дәвам итә

1 августта Зәйдә махсус хезмәт иректә йөрүче 18 сукбай этне тотып алып киткән. Әлеге хезмәт этләрне алып китеп, прививкалар ясый, стерильләштерә, колакларына бирка киертә. Әгәр дә инде алар чирле булмаса, тиешле вакыттан соң, кире Зәйгә кайтарыла. Төп максат — шәһәр урамнарында караучысыз этләр санын киметү.

Беренче чиратта кешегә зыян китерә алган агрессив хайваннар контрольгә алына. Әгәр дә сез урам этенең колагында махсус тамга күрсәгез, белегез, ул куркыныч түгел. Закон буенча этләргә карата кешелекле мөнәсәбәт кулланыла, ягъни аларны үтерү тыела. Хәзер хайванга карата мәрхәмәтсез мөгамәлә өчен гражданнарга — 15 000 сумга, хайваннарны тотуга карата гомуми таләпләрне үтәмәгән өчен 3000 сумга кадәр штраф яный. Вазифаи һәм юридик затлар өчен штрафлар суммасы күпкә югарырак.

Зәй районында хуҗасыз этләр белән эшләү буенча муниципаль контракт тулысынча үтәлә. Узган ел районда 252 эт тотылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев