Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә Холокост корбаннарын искә алдылар

Агымдагы елның 27 гыйнварында Кызыл Армия солдатларының Освенцим концлагере тоткыннарын азат итүләренә 81 ел тула. Әлеге көн Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көне дип игълан ителгән.

Холокост сүзен ишетүгә күз алдына газ камералары, балаларны, хатын-кызларны, картларны яндыра торган мичләр килеп баса... Алар миллионлаган гаепсез кешеләрне юк итү символлары. Холокост – инглизчәдән һәм борынгы грек сүзеннән "ут белән юк итү" дигәнне аңлата. Дөнья тарихында Холокост дип, 1941-1945 еллардагы Икенче Бөтендөнья сугышында өченче рейх тарафыннан төрле милләтләргә карата кылынган геноцид фаҗигасен атыйлар. 

Зәйнең «Радость» халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар өчен «Без хәтерлибез...» дигән мәгълүмати-патриотик чара үткәрде.

 Видеолекциядән һәм аннан соң әңгәмәдән катнашучылар Холокостның куркыныч битләре тарихын белделәр. Балалар Холокост фаҗигасе белән бәйле төп төшенчәләр, Икенче Бөтендөнья сугышы чорының фаҗигале сәхифәсе буларак, Освенцим концлагереның тарихы белән таныштылар.

Фото "Радость" үзәгеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев