2023 елның 6 февралендә “Россия Федерациясендә пробация турында” 10нчы ФЗ гамәлгә кергән иде.
Аның максаты булып социаль элемтәләрне торгызу, һөнәри күнекмәләргә һәм эшкә урнашуга ихтыяҗ булу, торак белән тәэмин итү, белем алу, социаль хезмәт күрсәтү хокукын гамәлгә ашыру, Россия Федерациясе законнары нигезендә медицина, психологик һәм юридик ярдәм алу мәсьәләләрендә пробация кулланыла торган затларга ярдәм күрсәтү өчен шартлар тудыру, кеше һәм гражданның хокукларын һәм ирекләрен яклау гарантияләрен тәэмин итү тора.
Әлеге закон нигезендә суд карары буенча чыгарылган җәзаларны үтәтү һәм башкартуны контрольдә тоту буенча эшләүче Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Зәйдәге бүлеге актив эшчәнлек алып бара. Алар тарафыннан үзләрендә исәптә торучы, төрле хөкем карарларын үтәү билгеләнгәннәр яисә аларны үтәп ирегеннән мәхрүм итү урыннарыннан кайткан кешеләрнең гадәти тормышка җайлашуын булдыруга шартлар тудыру, социаль-психологик ярдәм чаралары алу, эшкә урнашырга ярдәм итү даими күзәтүдә тора.
“Нигездә төрле җәза үтәү буенча бездә исәптә торучылар безнең хезмәткә эшкә урнашуга ярдәм итү, төрле документлары югалу сәбәпле аларны яңадан торгызуга булышу өчен гариза язып мөрәҗәгать итәләр. Анда паспорт, СНИЛС, ИНН, медицина полислары югалу очраклары була. Ә эшкә урнаштыру, безнең тарафтан төрле оешмаларга чыгып сорау игътибарсыз калмый. Бу исә бер ялгышлык кылуы аркасында кешене җәмгыятьнең читкә этәрүеннән саклап калырга булыша, чөнки чынлыкта иректән мәхрүм итү урыннарыннан кайтучыларны эшкә алырга бик атлыгып тормыйлар. Әлбәттә, эшкә урнаштыру мәсьәләсе олы бер процедура. Иң башта без мөрәҗәгать итүче соравы буенча мәшгульлек үзәгеннән аның инде эшкә урнаштырылуы булганмы юкмы икәнен белешәбез, аннан нинди эш урыннары булуын барлыйбыз. Аннан аның һөнәр үзенчәлекләренә карап индувидуаль эшкә урнаштыру программасы өчен карар чыгарыла, шуннан соң төрле инстанцияләр буенча эш башлана. Ел башыннан бездә шул рәвешле 27 эш алып барылды”, - ди белгеч Гөлназ Биктимерова.
Пробация әле өч төргә бүленә икән, алар – башкарту (исполнительная), пенитенциар, постпенитенциар пробацияләр. Башкарту пробациясе - җәмгыятьтән изоляциягә бәйле булмаган җәзаларны үтәгәндә авыр тормыш хәлендә калган затларга карата җинаять-үтәтү инспекцияләре тарафыннан кулланыла торган чаралар җыелмасы.
Пенитенциарная пробация - хөкем ителгәннәрне төзәтүгә, шулай ук мәҗбүри эшләр яисә ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза үтәүче хөкем ителгәннәрне күрсәтелгән учреждениеләрдән азат итүгә әзерләүгә юнәлдерелгән чаралар җыелмасы.
Постпенитенциарная пробация - җәзаны үтәүче учреждениеләрдән азат ителгән затларга карата ресоциализацияләүгә, социаль адаптацияләүгә һәм социаль реабилитацияләүгә юнәлдерелгән чаралар җыелмасы.
Бу көннәрдә генә җәза үтәтү инспекциясе хезмәткәрләре үзләрендә исәптә торучы бер зәйлене мөрәҗәгате нигезендә эшкә урнаштырдылар. Ул исә, үз тормышын алып баруга мөмкинлекләр тудырылуга сөенүен белдерде, алга таба ялгыш адымнарга барудан тыелырга, хезмәт белән яшәргә сүз биргән.
автор фотосы
Нет комментариев