Зәйдә хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган хезмәттәшләрен искә алдылар
Россия Эчке эшләр министрлыгы боерыгы белән 8 ноябрь хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булучыларны искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Зәй эчке эшләр бүлегендә дә әлеге көн уңаеннан хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булганнарны искә алалар.
Бу көннәрдә юл хәрәкәте иминлеге инспекциясе башлыгы Рамил Гарифуллин, юл патруль хезмәте инспекторы Федор Алексеев белән элек Зәй юл иминлеге инспекциясе башшлыгы булып эшләгән Мирсаяф Исрафилов каберендә булдылар. Бер минут тынлык белән искә алып, чәчәкләр салдылар.
Мирсаяф Галәлетдинович 1996 елның 4 декабрендә хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев