Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйдә хәрбиләр очрашуда район җитәкчелегенә проблемаларын җиткерделәр

Бүген район башлыгы Разиф Кәримовның махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан хәрбиләр белән чираттагы очрашуы «Энергетик» Мәдәният сараенда узды.

Очрашуга җиде хәрби килде. Күркәм гадәт буенча очрашу чәй табыны артында рәсми булмаган шартларда узды. Хәрбиләрне аларга һәм гаиләләренә күрсәтелүче ярдәм белән таныштырдылар, шулай ук хәрбиләрнең үз проблемаларын район башлыгы Разиф Кәримовка да җиткерү мөмкинлеге булды. 

Очрашуда хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Ревина, мәгариф идарәсе башлыгы Эрнст Сәфәргалиев, район ветераннар советы рәисе Алексей Алексеев, Кораллы Көчләр ветераны Валентин Атласов, махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүче волонтерлар һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашты. 

Мөмкинлектән файдаланып, хәрби хезмәткәрләрнең берсе район җитәкчелегеннән автомобилен ремонтлауга запас частьләр сатып алуда ярдәм сорады, ул хәрби зонага машинасы белән китәргә планлаштыра. Икенче хәрби хезмәткәр әти-әнисенә авырулары буенча шифаханәдә дәвалану таләп ителүен, юллама алып булмасмы, дип мөрәҗәгать итте. Хәрбиләрдән кергән сорау-мөрәҗәгатьләрне Разиф Галиевич контрольгә алып, хәл итәргә вәгъдә итте. 

«Сезгә батырлыгыгыз, сабырлыгыгыз өчен зур рәхмәт. Безнең өчен сез барыгыз да геройлар. Сезнең үрнәктә яшь егетләребез теләп армия сафларына китә. Кайткач шәхсән минем янга кереп, рәхмәт әйтәләр. Бездә Курск җирендә дошманны йөзгә-йөз каршы алган егетләр, хәрби хәрәкәтләрдә катнашып кайткан срочниклар бар», — диде хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов. 

Алексей Алексеев һәм Эрнст Сәфәргалиев хәрбиләргә ялга кайткач мәктәпләргә һәм көллиятләргә очрашуларга йөрүләрен, үзләренең батырлыклары турында сөйләүләрен сорадылар. 

«Районыбызның һәр авылында диярлек маскировка челтәрләре үрәләр, шуңа күрә, егетләр, белеп торыгыз, сезнең ышанычлы тылыгыз бар, кирәк әйбер булса, мөрәҗәгать итегез. Без шулай ук „лиший“ костюмнары тегәбез, гуманитарка җыябыз, Иң мөһиме — сезнең җиңү белән исән-сау әйләнеп кайтуыгыз өчен тырышабыз», — диде хәрбиләргә мөрәҗәгать итеп «Zаинск с Vами» волонтерлар төркеме җитәкчесе Елена Хисаметдинова. 

«Зәй җылысы» хәйрия фондында коры ашлар әзерләү буенча зур эш алып барыла. Хәрби зонага 15 мең порция җибәрелгән инде алар. Моннан тыш, реторт-пакетларда 100 порция җибәргәннәр, аларны кайнаган суга салып пешерергә кирәк түгел, пакетны ачасың да аш әзер. «Хәзер хәрбиләрдән әлеге ашлар турында фикерләрен көтәбез, — ди «Ватанны саклаучылар» социаль фондының Зәй бүлеге координаторы Наталья Зиннурова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев