Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә хәрбиләр өчен каклаган ит әзерлиләр

“Зәй сезнең белән” һәм “Уңган куллар. Йөрәк кушуы буенча” волонтерлар төркемнәре махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен ит каклап җибәрә башладылар.

Әлеге ике волонтерлар төркеме дә махсус хәрби операция башлануның беренче көннәреннән хәрбиләргә  актив төстә ярдәм итәләр. Алар берничә юнәлеш буенча эшлиләр: шәһәр-районда 33 ноктада маскировка челтәрләре үрәләр, эчке киемнәр, “лиший” костюмнары, тепловизорга каршы одеаллар тегәләр. Хәрби зонага 8000нән артык маскировка челтәре җибәрелгән инде. Бу эшне Елена Хисаметдинова координацияли.

Параллель рәвештә тагын бер мөһим юнәлеш — тиз пешә торган ашлар, салатлар, боткалар да әзерлиләр. Махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләрнең әниләре, хатыннары һәм якыннары беренче көннәрдән үк йорт ризыгы ярдәмендә Ватаныбызны саклаучыларның сәламәтлеген саклап калу турында уйланалар. Шуңа да “Уңган куллар. Йөрәк кушуы буенча” волонтерлар төркеме барлыкка килә.  

“Без көн саен хәрби зонага җибәрү өчен универсаль ризыклар - ашлар, боткалар, салатлар һәм башкаларны әзерлибез. Азык-төлекне безгә җирле халык китерә, барысы да экологик яктан чиста, үз бакчаларында үстерелгән. Без аларны киптереп, вакуум төргәкләрдә фронтка җибәрәбез. Мондый ризык озак саклана, аны әзерләү дә  җиңел", - ди Елена Ильина.

Эш дәверендә волонтерлар 70 мең порция коры паек җибәргән. Ә күптән түгел Зәй волонтерлары ассортиментны киңәйтергә карар кылып, каклаган ит һәм снеклар җитештерә башлады. Хәрбиләр әлеге ризыкның бик тәмле булуын белдереп волонтерларга җавап та җибәргән.  Хәзер ит киптерү өчен дегидратор, шулай ук автоклав та сатып алганнар. Әзер продукт тәмен һәм туклыклы үзлекләрен 180 көнгә кадәр саклый.


Фотолар волонтерлардан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев