Зәйдә хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан райондашларны искә алдылар
1 июльдә Россиядә истәлекле дата — Хәрби хәрәкәтләр ветераннары көне билгеләп үтелә. Бу көн — хәрби бәрелешләрдә катнашкан, намус белән үзләренең хәрби бурычларын үтәгән егетләребезнең бәйрәме.
Зәйдә әфганчыларны һәм Чечня җирендә хәрби бурычын үтәгән егетләрне, Украинада барган махсус хәрби операциядә катнашучыларны, хезмәт иткән җирләрендә һәлак булган егетләрне искә алдылар.
Әлеге истәлекле дата уңаеннан «Сугышчан бердәмлек» иҗтимагый оешмасының Зәй бүлеге рәисе Сергей Хватков, район ветераннар советы рәисе Алексей Алексеев, «Гвардия» эзтабарлар отряды җитәкчесе Виктор Никифоров, хәрби хәрәкәтләр ветераны һәм Батырлык ордены иясе Георгий Борисов һәм башка хәрби хәрәкәтләр ветераннары, шулай ук махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан хәрбиләр һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алып, Азатлык китерүче солдат һәйкәленә чәчәкләр салдылар.
Күп кенә ир-егетләребез хәзерге вакытта махсус хәрби операциядә катнашып Ватаныбыз иминлеген яклыйлар.
Фотолар «Гвардия» отрядыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев