Зәйдә хәрби хәрәкәтләр ветераннары Азатлык китерүче солдат һәйкәле янына җыелды
Россиядә 1 июльдә рәсми булмаган, әмма мәгънәсе буенча бик мөһим бәйрәм – хәрби хәрәкәтләр ветераннары көне билгеләп үтелә.
Әлегә ул рәсми статуска ия булмаса да, елдан-ел илебездә популярлаша бара. Әлеге дата безнең белән янәшә гомер кичерүче ветераннарга хөрмәт күрсәтү, арабыздан киткәннәрне искә алу көне буларак билгеләп үтелә.
Бу көн уңаеннан Зәйнең хәрби хәрәкәтләр ветераннары Азатлык китерүче солдат һәйкәле янына җыелды.
-Без соңгы елларда 1 июльдә барыбыз да һәйкәл янында очрашабыз. Башта – һәйкәлгә чәчәкләр салабыз, аннан әфган һәм чечен сугышында, махсус хәрби операциядә һәлак булган егетләр каберләрендә булабыз, -ди “Сугышчан бердәмлек” иҗтимагый оешмасының Зәй бүлеге рәисе Сергей Хватков.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев