Зәйдә хәрби гаиләсендә яңа туган балага 100 мең сумлык сертификат тапшырылды
Ватаныбыз сагында торучы Зәй хәрбие Алексей һәм аның тормыш иптәше Аделина Пайдаркиннар гаиләсендә шатлыклы вакыйга - уллары туды.
Бүген педагогик-психологик үзәктә гаиләне бала тууы белән район башлыгы Разиф Кәримов котлап, 100 мең сумлык сертификат тапшырды. Тантанада ялга кайткан хәрбиләр, район җитәкчелеге, волонтерлар катнашты.
- Сезне гаиләгездәге иң мөһим вакыйга - улыгыз тууы белән котлыйм. Бәхетле бала булсын, сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек телим, - диде Разиф Галиевич.
Әти кеше бүгенге көндә илебез азатлыгы өчен көрәшә.
-Безнең улыбыз 31 октябрьдә туды. Аңа Демид дип исем куштык. Әтиебезнең безнең янга тизрәк җиңү белән исән-сау әйләнеп кайтуын телибез, - ди яшь әни.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев