Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә Хәрби диңгез флоты көнен билгеләп үттеләр

26 июльдә Зәйдә Рәфыйков урамындагы паркта «Барлык буын диңгезчеләргә, хәрби-диңгез традицияләренә һәм Ватанга тугры калучыларга» куелган һәйкәл янында Хәрби-диңгез флоты көненә багышланган тантаналы чара узды.

Бәйрәм диңгез хезмәтен үзләренең язмышы итеп сайлаган кешеләрне берләштерде.

Хәрби-диңгез флоты көне — ул батырлыкка, катгый дисциплинага һәм ныклы диңгезчеләр бердәмлегенә хөрмәт билгесе. Бәйрәм мохите аеруча тантаналы иде: җилдә җилфердәгән флаглар астында Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары яңгырады.

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Шакиров, район ветераннар советы рәисе урынбасары Алексей Алексеев, хәрби комиссариатның өлкән белгеч-эксперты Георгий Борисов, «Хәрби бердәмлек» иҗтимагый оешмасының Зәй бүлеге рәисе Сергей Хватков диңгезчеләрне бәйрәм белән котлап, чыгыш ясадылар.

Бәйрәм программасын «Мирас» вокаль-хореография ансамбле чыгышлары бизәде.

Иң тәэсирле мизгелләрнең берсе — бер минутлык тынлык булды: метроном тибеше астында җыелучылар хәрби походлардан әйләнеп кайтмаган диңгезчеләрне искә алдылар. Рәхмәт һәм хөрмәт билгесе итеп, чарада катнашучылар мемориальга чәчәкләр салдылар.
 

Фотолар район яшьләр эшләре идарәсеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев