Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә Халыкара толерантлык көнен билгеләп үттеләр

Ел саен 16 ноябрьдә Халыкара толерантлык көне билгеләп үтелә. Толерантлык тәрбиясен балачактан башларга кирәк. Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәсе татар әдәбияты бүлеге хезмәткәрләре Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе укучылары өчен «Без төрле, ләкин бер җирдә яшибез» дип исемләнгән танып белү сәгате үткәрделәр.

Чарада китапханәчеләр әлеге көннең   тарихы һәм аның актуальлеге турында сөйләделәр. Шулай ук толерантлык төшенчәсе һәм толерант шәхеснең төп сыйфатлары белән таныштырдылар. Балалар «Дима турында», «Игелекле гамәл» мультфильмнарын карап, үзләре дә  игелекле эшләр, иптәшләренең үрнәк  гамәлләре турында искә төшерделәр, «Җан азыгы- җылы сүз», «Әкият геройларын ата» кебек уеннар уйнадылар.
Чарага йомгак ясап, китапханәчеләр балаларга үзара дус- тату булырга, бер-береңне хөрмәт итәргә, мәрхәмәтле һәм игътибарлы булырга чакырдылар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев