Зәйдә Халыкара өлкәннәр көненә багышланган чаралар уздырыла
Халыкара өлкәннәр көне алдыннан Зәйнең «Радость» комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре мәрхәмәтле гамәлләр атналыгы уздыралар.
Алар үзләре даими хезмәт күрсәтүче әби-бабайлар белән нинди ярдәмгә мохтаҗ булулары турында алдан сөйләшәләр һәм сентябрьнең соңгы атнасында аларга өй эшләрендә ярдәм итәләр. Сораулар төрлечә була: кемдер бәрәңге казырга ярдәм сорый, кемгәдер сезонлы генераль җыештыру үткәрергә кирәк, икенчеләре бик сирәк кулланыла торган шкафларны юарга, тәрәзәләрне чистартырга, пәрдәләрне юарга сорый.
Социаль хезмәт алучылар һәрвакыт канәгать һәм чиксез рәхмәтле булып калалар, ә социаль хезмәткәрләр олы яшьтәге кешегә файдалы булулары, олы яшьтәге кешегә хөрмәт хисе белдерүләре белән канәгатьлек кичерәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев