Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә Халыкара яшьләр теләктәшлеге көнен билгеләделәр

24 апрель – Халыкара яшьләр теләктәшлеге көнендә Зәйнең үзәк китапханәсендә әдәби, танып белү чарасы үтте. Анда шәһәрнең 4нче мәктәбе VI сыйныф укучылары чакырылган иде.

Чара башында укучылар бәйрәмнең барлыкка килүе, аның символы һәм эмблемасы турында мәгълүмат алдылар, Россия яшьләре гимнын тыңладылар.

Халыкара яшьләр теләктәшлеге көнен үткәрү инициативасы Бөтендөнья демократик яшьләр федерациясенә карый. Хәзерге җәмгыятьтә яшь булу җиңелме — бу яшьләрнең үз проблемаларын хәл итүдә бердәмлек дәрәҗәсенә бәйле. Ул гаделрәк һәм тотрыклырак киләчәк булдыруга юнәлдерелгән гамәлләргә илһамландыра.

 Балалар бик теләп конкурсларда, викториналарда һәм уеннарда катнаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев