Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйнең «Радость» үзәгендә Халыкара гаилә көнен билгеләп үттеләр

«Радость» социаль хезмәтләр күрсәтү үзәге 2024-2025 елларга балаларның иминлеген тәэмин итүнең төбәк системасын үстерү буенча чаралар комплексын гамәлгә ашыруны дәвам итә.

Халыкара гаилә көне уңаеннан үзәктә социаль педагоглар һәм психологлар әзерләгән мавыктыргыч чара узды. Чара барышында  социаль хезмәт алучыларның гаиләләре тренинг элементлары белән интерактив дәресләрдә катнаштылар. Үзәк белгечләре гаиләләргә үз фикерләре һәм хисләре белән уртаклашырга ярдәм итеп, ышаныч һәм ярдәм атмосферасы тудырдылар. Уен формасында катнашучылар бер-берсен яхшырак аңларга өйрәнделәр, аралашу күнекмәләрен үстерделәр һәм проблемаларны хәл иттеләр.

“Мондый чаралар гаилә бәйләнешләрен ныгытырга гына түгел, катнашучыларның социаль адаптация дәрәҗәсен күтәрергә, шулай ук тәҗрибә уртаклашу һәм ярдәм итү өчен шартлар тудырырга да ярдәм итә”, - ди социаль белгечләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев