Зәйдә Халыкара гаилә көне уңаеннан кызыклы чара үтте
Зәйдә 15 майда «Дуслык» яшьләр үзәгендә Халыкара гаилә көненә багышланган бәйрәм чарасы узды.
Аны "Бөртеккәй" балалар бакчасы һәм "Дуслык" яшьләр үзәге хезмәткәрләре белән берлектә "Заводская" территориаль иҗтимагый үзидарсе оештырды.
Балалар гаилә турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, уеннар уйнадылар.
Бу чарадан әти-әниләр дә читтә калмады, алар да төрле конкурсларда катнашты.
Бәйрәм ахырында барысы бергә хәрәкәтчән бию биеделәр һәм, әлбәттә, истәлеккә фотога төштеләр.
Фотолар "Дуслык" яшьләр үзәгеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев