Зәйдә халык җыеннары старт ала
Бүгеннән Зәй районы хакимияте җитәкчеләре, хезмәт коллективларына, авыл җирлекләренә чыгып, халык белән очрашулар циклын башлый.
Җыеннар барышында узган елдагы эшчәнлеккә йомгак ясау буенча чыгышлар тыңланачак, кешеләрне борчыган сораулар кабул ителеп, аларны хәл итү юллары каралачак. Традицион очрашулар районда һәр яртыеллык саен үткәрелә, бу хакимият вәкилләре белән район халкының ачыктан-ачык сөйләшү формасы булып тора. Бүген исә беренче шундый очрашу ГРЭС коллективы белән үтәчәк. Шулай ук урман хуҗалыгы, “Сәламәтлек комбинаты”, “Зәй крекеры”, “Зәй икмәге” хезмәт коллективларында еллык эшчәнлеккә нәтиҗә ясалачак. Ә авыл җирлекләрендә җыеннар иртәгә Аксар, Югары Шепкә җирлекләреннән башлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев