Зәйдә халык күп җыела торган урында өйрәнүләр үткәрелә
Зәйнең «Энергетик» Мәдәният сараенда янгын куркынычсызлыгы хезмәте инспекторлары өйрәнүләр үткәрделәр.
Шартлы рәвештә янгын сәхнә артында чыкты. Аннан сәнгать әһелләрен, тамашачыларны тиз арада, паникага бирелдермичә эвакуацияләү гамәлдә өйрәнелде.
— «Энергетик» Мәдәният сарае еш кына халык күп җыела торган җәмәгать урыны, шуңа да биредә янгын чыга калганда, гадәттән тыш хәлләр булганда кешеләр иминлеген тәэмин итү бик мөһим, — ди инспектор Лилия Писарева.
Өйрәнүләр тиешле дәрәҗәдә үтте, учреждение коллективы мондый хәлләргә әзер булуын күрсәтте, диләр белгечләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев