Новости Заинска 18+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә “Халык бердәмлегендә – илнең көче” хәйрия марафоны узды

Зәйдә Бөек Җиңү көненә багышланып 10 – 19 апрельдә “Халык бердәмлегендә – илнең көче” дип аталган хәйрия марафоны үтте.

Марафон кысаларында махсус хәрби операциядә катнашучы Зәй егетләренә, Лисичанск халкына гуманитар ярдәм җыелды.

Хәйрия марафонын район хакимияте белән бергә “Зәй җылысы” хәйрия фонды оештырды.
Марафон кысаларында иң зур чара кичә узды. “Энергетик” Мәдәният сарае мәйданында хәйрия ярминкәсе, концерт оештырылды.


Хәйрия ярминкәсендә учреждениеләр коллективлары, авыл җирлекләре үз продукцияләрен, эшләнмәләрен сатып, сатудан кергән акча марафон кысаларында тапшырылды.
Район мәгариф учреждениеләре марафонга кушылып, балалар, укытучы-тәрбиячеләр үзләре ясаган эшләнмәләр, картиналар, бик күп төрле әйберләрне сатуга алып чыкканнар иде.


-Ике атна элек марафон кысаларында ярминкә уздыру турында игълан иттек. Барлык учреждениеләр дә бик теләп кушылдылар. Сатуга бик күп төрле әйберләр куелды: картиналар да бар, оекбашлар, бәйләгән уенчыклар, мунчалалар һәм башкалар. Бәяләр бик юнь. Һәм сатудан кергән акчаны хәйрия марафонына тапшырачакбыз, - диде балалар иҗат йорты директоры Валентина Куликова.

Зәй муниципаль район башлыгы Разиф Кәримов бу чараның әһәмияте матди ярдәм күрсәтү белән бергә рухи терәк булу да икәнен ассызыклап, хәйрия марафонында катнашучыларга тирән рәхмәтен җиткерде.

- Махсус хәрби операция башлануның беренче көннәреннән Зәй егетләре дә илебез иминлеген саклауга алынды. Төрле яшьтәге кешеләрне хәрбиләргә ярдәм күрсәтү теләге берләштерде. Без хәрбиләребез, Лисичанск халкы, госпитальләр өчен берничә мәртәбә гуманитар ярдәм җыеп озаттык. Бу эш дәвам итә. Җыелган акча тиененә кадәр мобилизацияләнгән егетләребезгә, фронт сызыгына, Лисичанск халкына тотылачак, - диде Разиф Галиевич.

Ул гуманитар ярдәм җыюда актив катнашучы, мобилизацияләнгән егетләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтүче ГРЭС, “Татнефтедор” автомобиль юллары идарәсенең Зәй филиалы, “Зәй крекеры”, икмәк кабул итү предприятиесе, “Гидромаш” ширкәте, “Зәй икмәге” ҖЧШ җитәкчеләренә, 35нче бистә чиркәве һәм мөхтәсибәткә, шәхси эшмәкәрләргә район башлыгы Рәхмәт хатларын тапшырды.

Зәй халкы Лисичанск халкына гуманитар ярдәм җыю эшен оештырганнары өчен Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Евгений Баракинның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Марафонга предприятие, оешмалар, учреждениеләр коллективлары, эшмәкәрләр, зәйлеләр кушылды. Һәркем үз өлешен кертергә тырышты. “Татнефтедор” автомобиль юллары идарәсенең Зәй филиалы коллективы 81 мең сум акча җыеп, билгеләнгән счет буенча күчерде.
“Зәй җылысы” хәйрия фонды башкарма директоры Марат Кыямов хәрбиләргә ярдәм итү эшендә актив катнашучы Югары Мәлем мәктәбе укытучысы Гүзәлия Батьковага, 6нчы мәктәпнең технология укытучысы Эдуард Таймасовка, Ал. Бистәсе мәктәбе технология укытучысы Нияз Һадиуллинга, Татьяна Мироновага, Виталий Софинга Рәхмәт хатлары тапшырды.

-Бүген минем бөтен теләгем – илләр тыныч булсын иде. Бүгенге чараның да максаты - безнең егетләребезгә ярдәм итү. Без изге теләкләр тели-тели кылган игелекле гамәлләребез газизләребезне саклап йөртсен иде. Алар үзләре генә түгеллеген, туган якларда сагынып көтеп торучы кешеләре барлыгын, безнең аларга ышануыбызны, ныклы тыл булуыбызны белеп торырга тиеш, - диде хәйрия марафонына килгән Изалия апа Хәлиуллина.

Чарада катнашучыларны “Энергетик” Мәдәният сарае, шәһәр-район иҗат коллективлары патриотик рухтагы чыгышлары белән җиңүгә рухландырды.
Менә шундый матур да, батыр да кешеләр яши, изге эшләр эшләнә Зәй җирендә. Изгелек җирдә ятмас! Ул безгә барыбыз да көтеп алган кадерле җиңү, ир-егетләребезнең исән-имин әйләнеп кайтуы, республикабызның, илебезнең чәчәк атуы булып кайтыр.

Автор фотолары
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев