Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә халык бәйрәмнәре гөрләде

6 июньдә Зәйнең Мирный бистәсендәге ял паркында “Халык күңел ачуы” кичәсе үтте.

Бәйрәм чарасы “Сабантуйга бүләкләр җыю” театральләштерелгән  тамашадан башланды.

Бәйрәмне Зәй шәһәре башлыгы урынбасары Сергей  Максимов ачып җибәрде. Бистәдә яшәүчеләрне һәм кунакларны бәйрәм һәм чәчү эшләре тәмамлану белән котлады. Аннары традиция буенча алып баручылар озак яшәүчеләрне, иң яшь кешене, махсус хәрби операция геройларының ата-аналарын, Мирный бистәсенең маскировка челтәрләре үрүче волонтерларын хөрмәтләделәр. 

 

Концерт номерлары белән беррәттән халык уеннары һәм конкурслар уздырылды, сәүдә нокталары эшләде. «Иң яхшы бию», «Озын толым», «Чүлмәк вату», «Кашыкка йомырка куеп йөгерү», «Сулы көянтә-чиләкләр белән йөгерү», «Капчык киеп йөгерү», «Аркан тартышу», «Таяк тартышу», «Йөгерү», «Катыктан акча алу». «Гер күтәрү» кебек бәйгеләрдә җиңүчеләр ачыкланды. Җыр-бию тынып тормады.

 

Бәйрәм шәһәр мәдәният йорты белгечләре һәм үзешчән сәнгать осталары, 5нче мәктәп педагоглары, “Миләшкәй” балалар бакчасы сабыйлары, яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр һәм администрация ярдәме белән уңышлы узды. Концертта “Адымнар” татар мәдәнияте клубы, "Магия"  бию коллективы чыгышлары аеруча җылы кабул ителде.

фотолар мәдәният йортыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев