Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйдә волонтерларны котладылар

5 декабрьдә Халыкара волонтерлар көне билгеләп үтелә.

Зәйнең «Радость» социаль хезмәтләр күрсәтү үзәге белгечләре политехник көллиятнең «Профи-стиль» волонтерлар отряды белән актив хезмәттәшлек итә. Волонтерлык хәрәкәте составына керүче яшьләр төрле социаль категорияләрдәге — күп балалы, тулы булмаган, аз керемле, шулай ук инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән профилактик чараларда актив катнашалар.

Волонтерлар социаль акцияләр һәм чаралар үткәрүне, шулай ук яшьләр арасында ирекле булу идеяләрен актив рәвештә алып баралар. Аларның эшчәнлегенең төп юнәлешләре конкрет социаль проблемаларны хәл итүгә юнәлдерелгән төрле чаралар оештыруны үз эченә ала.

Халыкара волонтер көнен бәйрәм итү кысаларында «Радость» үзәге белгечләре аеруча актив волонтерларны котладылар, аларга Рәхмәт хатлары һәм «#Мин волонтер» билгесе тапшырдылар.

Фотолар «Радость» үзәгеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев