Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә ведомствоара эшче төркем утырышы узды

Бүген район башлыгы Разиф Кәримов Зәй муниципаль районының мобилизация буенча хәрби хезмәткә алынган ир-егетләрнең гаиләләренә ярдәм итү мәсьәләләре буенча ведомствоара эшче төркем утырышын үткәрде.

Район башлыгы мобилизацияләнүчеләрнең гаилә әгъзаларына өстәмә социаль һәм психологик ярдәм күрсәтү, йортларында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү, өлкән яшьтәгеләрнең һәм йөкле хатыннарның сәламәтлеген тикшерү эшенә аерым игътибар бирде. Бу уңайдан Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Зәй районы буенча янгын куркынгычсызлыгына күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге башлыгы Андрей Кириллов, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Регина Камалова, үзәк дәваханә баш табибы Айдар Фатыйхов мәгълүматлары тыңланды. 
"Хәрбиләргә, аларның гаиләләренә ярдәм итү – мөһим бурыч, аны үтәүгә максимал якын килүегезне сорыйм”, - диде Разиф Галиевич, утырышка йомгак ясап.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев