Зәйдә Ватаныбыз сакчыларына куелачак мемориалның иң яхшы проектын сайлау буенча конкурска йомгак ясалды
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга, хәрби хәрәкәтләр һәм локаль сугышлар ветераннарына мемориал Зәйнең Җиңү бульварына куелачак.
Зәйдә махсус хәрби операциядә катнашучыларга, хәрби хәрәкәтләр һәм локаль сугышлар ветераннарына куелачак мемориалның иң яхшы проектын сайлау буенча конкурска йомгак ясалды.
Конкурска илебезнең төрле шәһәрләреннән - Мәскәү, Казан һәм Әлмәттән талантлы архитекторлар һәм скульпторлар җиде уникаль эш тәкъдим итте. Һәр проект идеянең оригинальлеге, формаларның сәнгатьлелеге һәм тирән мәгънәле эчтәлеге белән аерылып торды. Хәтер урынын барлык категория гражданнар һәм туристлар өчен уңайлы итүгә зур игътибар юнәлтелде.
Мемориал Җиңү бульварында урнаштырылачак. Халыкның бу карары символик һәм тирән мәгънәгә ия. Мемориалны нәкъ менә Җиңү бульварында урнаштыру - ул көчле тарихи символ. Биредә мәңгеләштерелгән героик үткәнне якташларыбыз батырлык һәм кыюлык күрсәткән хәзерге заман белән бәйли. Бу урын Ватанны саклаучыларга хөрмәт күрсәтергә теләүчеләр өчен изге урын булачак.
Конкурс йомгаклары буенча Мәскәүдән скульптор Ирина Макарова проекты беренче урынны алды. Әлмәт архитекторы Рафаэль Курамшин проектына икенче урын бирелде. Өченче урынны «Разрыв» исемле оригиналь проект яулады, аның авторы - Казан дизайнеры Мария Дранишникова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев