Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә Ватанны саклаучыларга мемориал комплекс төзелә

Зәйдә Җиңү бульварында махсус хәрби операциядә катнашучылар хөрмәтенә, сугыш хәрәкәтләре һәм локаль сугышлар ветераннарына багышланган мемориал комплекс урнаштыру эшләре башланды.

Булачак һәйкәл өчен урынны зәйлеләр гомуми тавыш бирү юлы белән үзләре сайлады.  Ә иң яхшы проектка конкурс игълан ителде. Махсус  комиссия Татарстан һәм Россиянең төрле шәһәрләреннән җиде гаризаны карады. Нәтиҗәдә мемориаль комплекс урнаштыруга тендерны мәскәүлеләр отты. Алар тәкъдим иткән  композициянең гомуми биеклеге 3 метрдан артык булачак. 

“Без мемориаль комплексны районга республикабыз Рәисе Рөстәм Миңнеханов килгәч тантаналы төстә ачарга планлаштырабыз. Ә махсус хәрби операция батырлары  исемлеге мемориалда җиңү көненә кадәр һәр ай саен өстәлеп барачак. Бу безнең иминлегебезне саклаучы ир-егетләребезгә ихтрам-хөрмәт күрсәтү, аларны данлау өчен изге урын булачак”, - диде район башлыгы Разиф Кәримов, кыска вакытлы ялга кайткан хәрбиләр белән очрашу вакытында.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев