Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә «Ватанга хезмәт итәргә телим» патриотик уены узды

“Россия - мөмкинлекләр иле” федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Зәйнең “Энергетик” Мәдәният сараенда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты нигезендә “Ватанга хезмәт итәргә телим” патриотик уены узды.

Әлеге чара РФ Конституциясе көненә багышлап уздырылды.  Конституция - ул юридик документ кына түгел, ә Россиядә һәр кешенең көндәлек тормышы һәм иминлеге нигезе.

Эшлекле уенны “Энергетик”  Мәдәният сараеның ял итү бүлеге мөдире Елена Храмова оештырды. Уенда шәһәрнең 2нче мәктәбе башлангыч сыйныф укучылары физик әзерлекне күрсәттеләр, фронт җырлары астында катнашучылар самолётлар очырдылар,  яшерен юлламаларны шифрладылар. Кыскасы, яшь катнашучылар яшь сугышчы курсын уңышлы үттеләр: табышмаклар чиштеләр, хәрби викторина сорауларына җавап бирделәр, эстафетада көч сынаштылар, үзләрен разведчик, шифрлаучы, механик һәм снайпер ролендә сынап карадылар.

Чарада катнашучылар, интеллектуаль уенда катнашып, алган белемнәрен ныгыта алдылар. Ике командага бүленеп балалар викторина сорауларына җавап бирделәр, хокукый терминнарны аңлаттылар, дәүләт канунында язылган Россия Федерациясе гражданнарының хокуклары һәм бурычлары белән таныштылар, табышмаклар чиштеләр һәм ребуслар чиштеләр.

фото «Энергетик» Мәдәният сараеннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев