Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйдә «Ватан сакчылары» фонды актив эшчәнлектә

Агымдагы елның 3 апрелендә Россия Президенты Владимир Путин «Защитники Отечества» дәүләт фондын булдыру турында Указга кул куйды.

Татарстанда исә әлеге фондның филиалы Казанның «Химиклар» Мәдәният сарае базасында 31 майда ачылды. Ә Зәебездә махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү буенча «Ватан сакчылары» дәүләт фондының район бүлеге 15 августан эшли башлады. Аның социаль координаторы итеп Сергей Хватков билгеләнде. Инде сигезенче тапкыр фронт сызыгына гуманитар йөк озатып барып, хәрбиләр белән күзгә-күз карап аралашучы Сергей Александрович белән фондның максатлары, эш башланышы турында без кыскача әңгәмә кордык.

— Сергей Алесандрович, «Ватан сакчылары» дәүләт фондының оештырылу максатына тукталып үтсәгез иде.

— Илебез махсус хәрби операция шартларында яши, бүгенге көндә безнең районнан гына ил бөтенлеген якларга алынучылар 300дән артык ир-егет, әлбәттә, хәрби шартларда төрле хәлләр килеп туа, документлар белән аңлашылмаучылыкларны хәл итү, аларның гаиләләренә тиешле ярдәм чаралары турында кайгырту өчен әлеге фондны булдыру кирәк иде. Дәүләт югарылыгындагы бу фонд һичшиксез хәрбиләр, аларның гаиләләре мәсьәләләрен системалы һәм югары дәрәҗәдә хәл итү өчен өстәмә мөмкинлек бирәчәк. Сугышчыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү — безнең эшнең өстенлекле юнәлешләренең берсе. Дөрес, без беренче көннәрдән үк аларга барлык кирәкле ярдәм чараларын күрсәтәбез, район хакимияте, ярдәм кулы сузучы активистлар хәрбиләрне төрле ситуацияләрдә ялгыз калдырмый. Мәсәлән, безнең «Сугышчан бердәмлек» иҗтимагый хәрәкәте әгъзалары үзләре кайнар нокталарда хәрби хәрәкәттә катнашкан кешеләр буларак, моны тирән аңлап мәсьәләләр хәл итәргә алыналар.

— Әлеге фонд белән җитәкчелек итүгә сез ничек әзерләндегез?

— Шәхсән үзем 31 июльдән 4 августка кадәр Түбән Новгородта укып кайттым. Анда безне төрле мәсьәләләрне хәл итүгә алынганда кайларга мөрәҗәгать итү мөмкинлеге булу турында мәгълүматлы иттеләр, шулай ук психологик яктан да әзерлек дәресләре булды, чөнки монда рухи ныклык аеруча таләп ителә. Казанда исә «Ватан сакчылары» фонды филиалы белән даими элемтәдә торып, әле дә әзерлек дәвам итә.

— Зәебездә «Ватан сакчылары» фонды офисы һәм нинди сораулар белән мөрәҗәгать итү мөмкинлеге турында аңлатыгызчы?

— Фондның район бүлеге өчен элеккеге салым органы бинасында (Ленин урамы 13 йорт адресы буенча) урын бирелде. Хәзерге вакытта биредә кабул итүләр үткәрү өчен төзекләндерү эшләре бара. Инде оргтехника белән тәэмин ителеш булды. Мөгаен октябрь азакларына бу урында шәхсән кабул итүләр башланыр, дип исәплим. Ә төрле сораулар булганда инде хәзер үк мәсьәләләрне хәл итүдән тукталып торган юк. Миңа сәламәтлек торышы, төрле социаль түләүләрдә аңлашылмаучылыклар булганда мөрәҗәгать итәргә мөмкиннәр. Аларга мин районда эшләүче органнарга сорау эчтәлегенә карап юнәлеш бирәм, сорауны кайда хәл итү мөмкин булганын аңлатып, ике арада элемтәләр урнаштырам. Ә хәзерге вакытта мәсәлән, хәрбиләрнең гаиләләре, өлкән яшьтәге әти-әниләре мичкә ягу өчен утын буенча еш мөрәҗәгать итәләр, без сорауларны район хакимияте ярдәме белән хәл итәбез. Гомумән, хәрбиләргә кагылган һәр сорау игътибарсыз калмый.

 

#МарафонВСЕСВОИ #Татарстан СВО  #ВСЕСВОИТМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ВСЕСВОИ