Зәйдә узган махсус комиссиядә наркомания һәм алкоголизмны авызлыклау турында сөйләштеләр
Узган җомгада наркотикларга каршы көрәш район комиссиясе утырышында наркотикларның законсыз әйләнеше белән хәлнең торышы, алкоголизмның кеше сәламәтлеге, аеруча яшь буынга зыян китерүе турында сөйләштеләр, мөһим бурычлар куелды.
Комиссия утырышын район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин алып барды.
Район эчке эшләр бүлеге мәгълүматы буенча, 2022 елда наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле 13 җинаять эше ачыкланган, шуларның 6сы авыр җинаять буларак билгеләнә. Судка 12 җинаять эше җибәрелгән.
- Район территориясенә наркотик матдәләр күрше шәһәрләрдән керә. Безнең полиция хезмәткәрләренә автотранспорт чараларын көчәйтелгән режимда тикшерү бурычлары йөкләнде. Мәсәлән, агымдагы елның 3 гыйнварында юл иминлеге сагы хезмәткәрләре бер машинаны туктаталар һәм алар пассажирларның үзләрен сәер тотуларына игътибар итәләр. Ныклап тикшерә башлагач, машинада 1875,6 грамм наркотик матдә – каннабис булуы ачыклана. Шулай ук безнең хезмәткәрләр интернет челтәрендәге шикле сайтларны да күзәтеп торалар, нәтиҗәдә наркотиклар белән сату итүче Россиядәге эре бер төркемнең сайтларына юлыгу очраклары бар. Моннан тыш, халык арасында профилактик акцияләр уздыру да файда итә. Шикле төркемнәр турында аноним хәбәрләр аша мәгълүмат алу очраклары бар. 13-24 мартта “Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит!” акциясе үткәрелде, - ди район эчке эшләр бүлеге башлыгы Евгений Клещевников.
Гомумән, 2022 ел дәвамында районда барлыгы 11111,4 грамм наркотик матдә законсыз әйләнештән алынган. Наркотизацияләүне профилактикалауның үтемле ысулы булып административ эш кузгату тора. Үткән ел шундый 52 хокук бозу теркәлгән, бу 15 тәүлеккә кадәр административ арест яки 4-5 мең сум штраф белән яный.
Эчке эшләр бүлегенең тагын бер мөһим юнәлеше булып наркопритоннарны ачыклау тора. Күптән түгел алар бер җинаять эшен судка җибәргәннәр.
- Наркотикларның законсыз әйләнешен барлык профилактик субъектлар бергәләп эшләгәндә генә авызлыклап була. Балалар арасында да, өлкәннәр арасында да аңлату эшләренә аеруча җитди игътибар бирү кирәк, - диде Петр Сергеевич.
Үзәк дәваханәдә 2022 ел азагына табиб-наркологта 555 кеше исәптә торган, шуларның 308е – алкоголизм диагнозы куелучы. Ә наркоман буларак – 65, психотроп матдәләр куллану буенча профилактик исәптә 141 кеше тора.
- Шунысы аеруча борчуга сала – соңгы вакытта алкоголизмның үсеше күзәтелә. Шунысы да бар, кешеләр хәзер күпчелек суррогат алкоголь матдәләр, самогон кулланалар, ә бу исә сыйфатсыз эчемлек белән агулану очракларын да арттыра. Мәсәлән, узган елның яртысында психо-наркология бүлегендә көн саен ятып дәваланучылар 1-2 кеше булса, хәзер аларның саны май аеннан башлап 10-12 кеше, - ди табиб – Лилия Саримова.
Шунысын да игътибарга алырга кирәк, табиб-нарколог сүзләренчә, алкоголизм белән профилактик исәптә торучыларның саны 40 яшькә кадәргеләр арасында арта бара. Болар нигездә ныгытып эшләмәүче кешеләр.
Алар белән беррәтән берара эчкечелеккә бирелеп, хәзерге вакытта махсус программа нигезендә савыгу курсы узып, нормаль яшәү рәвешенә күчкән ике хатын-кызны да аерып күрсәтә табиб.
- Аек яшәү рәвеше алып барырга теләүче элекке авыру кешеләр өчен төрле программалар бар, алардан файдаланып нормаль халәткә күчүче кешеләр дә юк түгел. Ләкин монда иң мөһиме – кешенең үз теләге булу зарур, - ди белгеч.
Ә яшь буынны төрле куркыныч бәйлелекләрдән саклау өчен аларның буш вакытларын файдалы гамәлләргә сарыф итүләре мөһим. Бу уңайдан район мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Гүзәл Шәрәфиева мәктәп укучыларын, яшүсмерләрне мөмкин кадәр күбрәк волонтерлык хәрәкәтләренә, мәрхәмәтле гамәлләргә тарту яхшы булуын ассызыклады.
- Мондый мәшгульлек, беренчедән, яшь буынны мәрхәмәтле, игелекле итеп тәрбияләүгә ярдәм итсә, икенчедән, психик тайпылышларга китерүче гамәлләр кылырга аларның вакыты калмый. Алар үз-үзләрен тормышта табарга, кирәкле булуларын тоярга өйрәнәләр. Соңгы елларда безнең педагоглар укучыларны, бигрәк тә төрле профилактик исәптә торучыларны нәкъ менә шушы эшләргә тарта һәм, әлбәттә, нәтиҗәсе дә уңай, - ди Гүзәл Махияновна.
Шулай ук баланың нинди өлкәләрдә таланты барлыгын ачыклауны активлаштыру, актив өлкән кешеләрне тәртибе начаррак булучылар остаз итеп билгеләп, алар үрнәгендә тәрбияләү дә эзсез югалмый, дигән фикергә килделәр киңәшмәдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев