Зәйдә узган атнада 25 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән
Руль артына алкоголь кулланып утырган бер машина йөртүче тоткарланган.
29 гыйнвар — 4 февральдә район эчке эшләр бүлегенә төрле хокук бозулар турында 143 хәбәр һәм гариза кергән. Бу чорда шәһәр-районда 25 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларның өчесендә тән җәрәхәтләре алучы бар. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 108 очрагы теркәлгән. Руль артына алкоголь кулланып утырган бер машина йөртүче тоткарланган.
«Аңа карата административ эш кузгатылды», — дип хәбәр итәләр район эчке эшләр бүлегеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев