Зәйдә үз-үзеңне тоту культурасы турында сөйләштеләр
1нче июльдә Мирный бистәсе ял паркында шәһәр мәдәният йорты иҗат хезмәткәрләре “Җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту культурасы” дип исемләнгән тематик сәгать үткәрделәр.
Паркка ял итәргә килгән һәркем үз-үзеңне тоту һәм этикет кагыйдәләре белән таныша алды. Җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту культурасы проблемасы хәзерге вакытта да бик актуаль булып кала. Без еш кына теге яки бу ситуациядә билгеле бер гамәл, хәрәкәт, фраза яки ишарәнең этикет кагыйдәләренә туры килүе турында уйлап бетермибез. Проблема шунда ки, күпләр бу кагыйдәләрне белми.

Этикетның өстенлекле максаты - бер-беребез белән аралашканда максималь итәгатьле булу һәм мөмкин булганча кискен гамәлләргә бармау, көтелмәгән рәнҗүләргә китермәү, әйләнә-тирәдәгеләрне дә, үзеңне дә очраклы дәгъвалардан һәм бәла-казалардан аралау.
Мәдәният хезмәткәрләре тематик сәгать барышында кешелеклелек сыйфатлары, рәхмәтле булу, мәрхәмәтле гамәлләрне күбрәк кылу турында искә төшерделәр.
фотолар Мирный бистәсе мәдәният йортыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев