Зәйдә “Үз-үзеңә юл” клубында чираттагы очрашу узды
16 февральдә Зәйнең “Радость” халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә “Үз-үзеңә юл” клубында әти-әниләр очрашуы булды.
Клуб очрашулары менталь тайпылышлары булган балаларның ата-аналарына психологик ярдәм күрсәтү программасы кысаларында уза.
-Очрашу барышында катнашучылар вакытны бүлүнең индивидуаль үзенчәлекләрен билгеләү буенча күнегүләр ясадылар, шәхси «тормыш балансы тәгәрмәчен» конструкцияләделәр. Социаль хезмәт алучыларга вакытлыча киңлектә үз гамәлләрен карау мөмкинлеге бирелде, - ди социаль педагог Кюнняй Манжурьева.
Очрашу ахырында катнашучылар үз вакытларын билгеләү һәм дөрес бүлү, көн дәвамында үз эшчәнлекләрен планлаштыруда шәхси өстенлекләрне билгеләү буенча киңәшләр алдылар.
Фото "Радость" үзәгеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев