Зәйдә урта буын, яшьләрнең актив тавыш бирүе билгеләнә
Зәйнең санитар эпидемиология үзәге бинасында 1435нче сайлау участогы эшли. Биредә барлыгы 1579 сайлаучы исәпләнә.
Россия Президенты сайлауларының беренче көнендә үк биредә инде әлеге сайлаучыларның күпләп килүе билгеләнгән.
— Иртәдән үк сайлау участогы тавыш бирүчеләрнең күпләп килүе белән шау-гөр килеп торды. Шәхсән үзем инде сайлау комиссиясендә шактый еллар эшлим, бу юлы кешеләрнең гражданлык бурычларын үтәргә аеруча җаваплы карауларын искәртеп үтәсе килә. Өлкән буын кешеләре алар һәрчак актив, ә менә урта буын һәм яшьләребезнең ил киләчәгенә шулай җаваплы караулары сөендерә, — диде сайлау комиссиясе рәисе Венера Федорова.
Сайлаулар барышын күзәтүчеләрдән Сәрия Петрова тавыш бирүнең тиешле таләпләр белән баруын ассызыклый.
Әлеге сайлау участогына шәһәрнең үзәк өлешендәге берничә урамы һәм Воздвиженка, Карамалы бистәләрендә яшәүчеләр беркетелгән. Сайлаучыларның күп өлешен урта буын һәм яшьләр тәшкил итә. Мәсәлән, үзәк дәваханәнең стоматология бүлегендә эшләүче теш техниклары ирле-хатынлы Миләүшә һәм Ильяс Гыйльмановлар тавыш бирергә төшке ял вакытында килгәннәр.
«Гражданлык бурычын үтәүдән читтә калмыйбыз. Хезмәттәшләребез белән сөйләшеп, бер-беребезне алыштырып тавыш бирергә киләбез», — диләр алар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев