Зәйдә урман турында балаларга белем бирделәр
Россиядә ел саен 15-17 сентябрьдә урман көннәре билгеләп үтелә. Ул ил сулышы, аның яшел байлыгын саклауны искә төшерүче көн. Без урманнарның әһәмиятен искә төшереп кенә калмыйча, аларны саклау һәм үрчетү процессына актив кушылу турында да тагын бер кат уйланабыз.
Зәйнең Мирный бистәсендә урман хезмәткәрләренең традицион һөнәри бәйрәменә багышлап "Урман тарихлары” танып белү, күңел ачу программасы үткәрелде. Мирный микрорайоны шәһәр мәдәният йортының иҗади хезмәткәрләре “Миләшкәй” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән табигать турындагы гаҗәеп хикәяләр дөньясына сәяхәт ясадылар.

Балалар имән агачы үстерү өчен күпме вакыт кирәклеген, урманда агачларны кем дәвалавын белделәр. Биредә үк агачлар һәм хайваннар турындагы табышмакларга җаваплар бирделәр, «урман белгечләре», «кошларны кем күбрәк атаячак» викториналары сорауларына җаваплар эзләделәр. «Әгәр мин урманга килсәм» конкурсында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр, алар зирәклеккә, сакчыл булырга һәм табигатькә игътибарлы булырга өйрәнделәр.
Соңыннан балалар Урман кодексы белән таныштылар.
фотолар балалар бакчасыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев