Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә урак батыры — Андрей Митрофанов

Традицион төстә Зәйдә «Уңыш бәйрәме»ндә урып-җыю чорында иң күп ашлык суктыручыларга акчалата премияләр бирелде.

3200 тоннадан артык ашлык суктыручылар «Зәй» агрофирмасыннан Райнур Гыймазов белән Дмитрий Антонов 30 мең сум премия алды. Ә 40 мең сум премиягә 3500 тоннадан артык ашлык суктырган «Зәй шикәре» агрофирмасы комбайнчысы Газинур Әхмәтшин лаек булды. Ә инде 3800 тоннадан артык уңыш җыючыларга 50 мең сум премия бирелде. Алар Андрей Митрофанов, Рөстәм Мөхәммәтдинов, Марат Ногманов, Ирек Хәсәншин, Айрат Уразманов һәм Айрат Җиһаншиннар. Бу егетләр барысы да «Зәй» агрофирмасыннан.

«Урак батыры» исемен Андрей Митрофанов яулады. Ул 6 мең тоннадан артык ашлык суктырды һәм 100 мең сум премиягә ия булды.

Шулай ук шикәр чөгендере уңышын җыюда иң нәтиҗәле эшләүче механизаторларга да аерым премияләр тапшырылды. Алар Айдар Галимов, Рәсим Мөфтиев («Зәй» агрофирмасы), Шәйхенур Миңнекәев («Зәй шикәре»).

Терлек азыгы әзерләүдә хезмәт куючы Риназ Закиров, Михаил Ермолаев, Илгиз Фатыйховларга беренче өч урын бирелеп, алар да махсус премияләр алды. Ә җир сөрүдә эшләгән Николай Столяров, Айрат Сафин, Геннадий Ишмаковлар акчалата бүләккә лаек булды.

Боларга өстәп бүлекчәләр, предприятиеләр җитәкчеләре, эшкәртү сәнәгате алдынгылары, ветеринарлар, мастерлар, орлык әзерлегенә җаваплылар һ.б. га премияләр бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев