Зәйдә “Уңыш бәйрәме -2025” уңаеннан район башлыгы котлавы
Разиф Кәримов тырыш хезмәт куючы авыл хуҗалыгы тармагы, эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләренә, тармак ветераннарына олы рәхмәт сүзләрен җиткерде.
“Барыгызны да ихлас күңелдән 2025-нче ел Уңыш бәйрәме белән тәбрик итәм!
Иген игү беркайчан да җиңел булмаган. Табындагы икмәк - тырыш хезмәт, йокысыз төннәр, катлаулы һава шартларына яраклашып, үз - үзеңне аямыйча эшләү нәтиҗәсе ул. Узган ел табигать безне язгы корылыгы, төнге салкыннары белән сынаса, быел урып-җыю чорында тоташ яуган яңгырлар кыр эшләрендә аяк чалды, уракның сузылуына һәм югалтуларга китерде. Бүгенге бәйрәмебезнең максаты - шушындый кыенлыкларны җиңеп, елына күрә лаеклы уңыш җыеп алуга өлешен керткән авыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләү. Без сезнең өчен җыелдык, бу залда утыручы һәркем – районыбыз горурлыгы!
Уртак тырышлык белән без бөртекле һәм техник культуралардан мул уңыш җыя алдык. Һәр гектардан 35,4 центнер ашлык алынды. Икмәк кабул итү пунктлары 115 мең тонна икмәк кабул итте.
Бөртеклеләрне җыюда механизаторлар: Андрей Митрофанов, Газинур Әхмәтшин, Нәфис Гайнетдинов, Валерий Бутяев, Дамир Шәйгарданов, Ислам Насыйбуллин, Ирек Хәсәншин, Илгиз Биккинин аеруча тырышып эшләделәр, алар һәркайсына 3,5 мең тоннадан артык икмәк суктырдылар. Былтыргы күрсәткечен 309 тоннага арттырып, Андрей Митрофанов быел рекордлы-6194 тонна бөртекле ашлык суктыруга иреште.
Үсемчелек тармагындагы төп культурабыз – шикәр чөгендере казуга быел Агрохолдинг эшләгән технологик карта нигезендә 18 нче августа керештек. Басуларда 10 чөгендер җыю комбайны, 3 төягеч эшләде. "Зәй шикәре" агрофирмасыннан Михаил Никандоров, Павел Мельников, Шәйхенур Миңнекәев, "Зәй" агрофирмасыннан Айдар Галимов, Расим Мөфтиев, "Восток" агрофирмасыннан Александр Синицын "Ропа – Тигр" комбайннарында 5әр йөз гектардан артык мәйданда татлы тамыр уңышын җыеп алдылар.
Шикәр заводына 1 млн 300 мең тонна татлы тамыр эшкәртәсе бар, аннан 200 мең тоннага якын югары сыйфатлы продукция алу күздә тотыла.
Районда барлык көзге кыр эшләре вакытында һәм оешкан төстә башкарылды. Көзге культуралар 16,7 мең га мәйданда чәчелгән.
Туфракны төп эшкәртү дәвам итә, барлыгы 45 мең гектардан артык җир эшкәртелгән, шуның 28 мең гектар өлеше тирәнтен эшкәртелде.
Районыбызның авыл хуҗалыгы күрсәткечләрендә крестьян-фермер хуҗалыкларының да саллы өлеше бар. Үсемчелек һәм терлекчелек буенча Рафис Фәрдиев, Валерий Кочетов, Мансур Ахунов һәм Олег Миңниханов югары нәтиҗәләргә ирешеп эшлиләр.
Фермерлар атна саен үткәрелә торган ярминкәләрдә һәм төрле чараларда даими катнашып киләләр. Тотрыклы эшләүчеләр арасыннан Владимир Ионов, Николай Карташов, Анна Быля, Равил Тимерханов, Александр Носов, Петр Степанов, Ольга Шәйгарданова һ.б. хуҗалыкларны билгеләп үтәсем килә.
Кошчылык юнәлешендә ел башыннан 767 тонна ит җитештерелгән. Фермерларыбыз бройлерлар, каз, үрдәк үстерәләр. Продукцияләре районда да, республикадан читтә дә уңышлы сатыла.
Агропромпарк авылда кече һәм урта бизнесны үстерүгә зур ярдәм булып тора. Бүген зур реконструкция бара. Әмма төп эш төре - яшелчә һәм ит эшкәртү-аның эшчәнлегендә өстенлекле булып калачак.
Иске Зәй бистәсендә сөт эшкәртү буенча "Зәй" авыл хуҗалыгы кооперативы эшли. «Система» ит продукциясе цехының тәүлеклек җитештерүчәнлеге 5 тонна тәшкил итә. Ике проект та республика авыл хуҗалыгы министрлыгы грантлары хисабына гамәлгә ашырылды.
Авыл хуҗалыгына бөтен гомерләрен багышлаган хезмәт ветераннары – безнең горурлыгыбыз, киңәшчеләребез һәм таянычыбыз. Аларга да бүген зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Шулай ук районның иң яхшы авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре арасында чын герой – махсус хәрби операциядә катнашкан Дмитрий Миронов бар, ул хәрби хезмәттән соң туган ягына әйләнеп кайып хәзер "Зәй"агрофирмасында тракторчы - машинист булып эшли. Аның үрнәге-буыннар дәвамчанлыгының, заманнар бәйләнешенең һәм Ватанга бетмәс-төкәнмәс мәхәббәтнең ачык дәлиле.
Республикабыз Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов, авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министры Марат Азат улы Җәббаров, инвесторыбыз Илшат Шәех улы Фәрдиев һәм шәхсән үз исемемнән барыгызга да тырыш хезмәтегез, җир –Анабызны яратуыгыз, сайлаган һөнәрегезгә тугры калуыгыз өчен зур рәхмәт белдерәм!
Нәкъ сезнең кебек күңел биреп эшләүчеләр булганга, сезнең фидакарь хезмәтегез нәтиҗәсендә районыбыз авыл хуҗалыгы тармагы буенча республикада алдынгы урыннарны тота. Киләчәктә дә иң заманча технологияләрне кулланып, югары сыйфатлы продукция җитештерү өчен кулдан килгәннең барысын да эшләрбез дип ышанып калам. Киләчәктә һава шартлары игенче өчен уңай килсен, барыбыз да исән - сау булыйк, махсус хәрби операция җиңү белән тәмамланып, киткән солдатларыбыз исән - имин туган якларына кайтсыннар һәм районыбыз үсеше өчен хезмәт куючылар сафына кушылсыннар!
Бәйрәм белән!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев