Зәйдә уллар көне уңаеннан кызыклы чара узды
21 ноябрьдә Россиядә Гаилә елы кысаларында «Радость» социаль үзәгендә көндезге бүлектә социаль хезмәт алучылар өчен Халыкара уллар көненә багышланган «Мөһим көн — уллар көне» дигән чара үткәрелде.
Әлеге көн барлык улларга, аларның гаилә һәм җәмгыятьтәге рольләренә багышлана. Бу бүләкләр бирергә, улларыңа җылы сүзләр язарга яхшы сәбәп. Ә уллар өчен бу — әти-әниләренә кайгыртулары һәм тәрбияләре өчен рәхмәт белдерү мөмкинлеге.
«Чарада катнашучылар өчен гаилә тормышының төрле аспектларын үз эченә алган активлыклар әзерләнде. Катнашучыларга гаилә тарихы, гореф-гадәтләр һәм мәдәният өлкәсендәге белемнәрен конкурслар һәм викториналар аша тикшерергә тәкъдим ителде. Спорт ярышлары вакытында бүлектә тәрбияләнүчеләр үзләренең җитезлекләрен, тизлекләрен һәм команда рухын күрсәтә алдылар», — ди социаль хезмәткәрләр.
Уллар көне шатлык һәм бердәмлек атмосферасында узды, барлык катнашучыларда онытылмаслык тәэсирләр калдырды.
фото социаль үзәктән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев