Зәйдә укучыларның белем дәрәҗәсе конкрет саннарда күрсәтелде
Бүген Зәйнең Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясендә район белем бирү йортлары җитәкчеләренең семинар-киңәшмәсе үтте. «Белем бирү нәтиҗәләрен мониторинглау, анализ һәм үсеш перспективалары» дигән темага узган сөйләшүләрдә соңы беринчә елда район мәктәпләрендә белем бирү сыйфатының торышы анализланды.
Семинар-киңәшмә эшендә район башлыгы Разиф Кәримов, башкарма комитет җитәкчесе Эмиль Галеев катнашып һәр уку йорты җитәкчесенең эшенә тукталдылар.
Разиф Кәримов иң башта педагогларны районның социаль-икътисади тормышы белән таныштырды. Һәр тармакта тотрыклы үсеш баруын ассызыклады.
— Оешма-предприятиеләребезнең уңышлы үсеш фонында белем бирү системасы да динамикада булырга тиеш, чөнки сез киләчәктә әнә шул җитештерү мәйданнарында эшләячәк төп эшче көчләр, белгечләр әзерлисез, — диде район башлыгы.
Төп доклад белән мәгариф идарәсе башлыгы Эрнст Сәфәргалиев чыгыш ясады. Ул һәр мәктәптә укучыларның Бердәм дәүләт имтиханнырын, Дәүләт йомгаклау аттестацияләрен ничек тапшыруларын аерым-аерым анализлады. Гомуми нәтиҗәләр буенча караганда узган уку елы йомгаклары алдагы елларга карый түбәнрәк булуын күрсәтә. Разиф Галиевич, мондый күрсәткечләрнең белем бирү йортлары җитәкчеләрен бизәмәвен әйтте. Уртача имтихан баллары буенча аеруча түбән булган мәктәп директорларына кайда нәрсә эшләнеп бетмәвен ачыклап, бу уку елы дәвамында уңай динамикага ирешүне төп максат итеп куйды.
Киңәшмәдә шулай ук укучыларның кече фәннәр академиясе эшчәнлеге дә каралды. Фән олимпиадаларына укучылар әзерләү үзәге булган бу белем йортына тагын да күбрәк талантлы укучылар әзерләү мөһимлеге белдерелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев