Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә укучыларга Тукай мирасы тирәнтен өйрәтелә

Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәсендә бу көннәрдә бөек әдибебез Габдулла Тукай туган көнгә багышлап күп төрле чаралар үтә.

Шагыйрьнең бай мирасын пропагандалау максатыннан, 23 апрельдә шәһәрнең 6нчы  мәктәбе VIII сыйныф укучылары өчен  китапханә хезмәткәрләре Габдулла Тукайның тууына 139 ел тулуга атап “Азатлык һәм хакыйкать шагыйре”  дип исемләнгән  әдәби - шигъри сәгать үткәрделәр. 

“Тукай, юл күрсәтүче йолдыз буларак, бүгенге көнгә кадәр үзенең элекке әһәмиятен югалтмаган. Нәкъ менә безнең көннәрдә шагыйрьнең чын асылы, аның бөеклеге ачыла гына бара. Укучылар Тукайның биографиясен искә төшерделәр, аның шагыйрь буларак  формалашу чоры турында тирәнрәк  белделәр, аңа багышланган шигырьләрне укыдылар, видеопрезентацияләр карадылар һәм “Барысы да Тукай турында” исеме астында викторина сорауларына җавап бирделәр”, - ди китапханәче Лилия Хафизова.

Чарада  катнашучыларга шулай ук “Тукайны хәтерлисеңме?" дигән экспресс-сораштыру тәкъдим ителеп, анда алар шагыйрьнең әкият һәм шигырьләренең исемнәрен искә төшерергә тиеш булдылар. Махсус  күргәзмәдә мәктәп китапханәсе фондларыннан Габдулла Тукай китаплары экспозициясе тәкъдим ителде.

фотолар үзәк китапханәдән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев