Зәйдә укучыларга толерантлык турында сөйләделәр
Ел саен 16 ноябрьдә Халыкара толерантлык көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханә хезмәткәрләре Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе укучылары өчен «Без төрле, ләкин бер җирдә яшибез» дип исемләнгән музыкаль танып белү сәгате үткәрелде.
Китапханәчеләр бәйрәмнең тарихы һәм аның актуальлеге турында сөйләделәр. Шулай ук толерантлык төшенчәсе һәм толерант шәхеснең төп сыйфатлары белән таныштырдылар. Балалар «Дима турында», «Игелекле гамәл» мультфильмнарын карап, үзләре дә игелекле эшләр, иптәшләренең үрнәк гамәлләре турында искә төшерделәр, «Җан азыгы-җылы сүз», «Әкият геройларын ата» кебек уеннар уйнадылар.
Чарага йомгак ясап, китапханәчеләр балаларга үзара дус — тату булырга, бер-береңне хөрмәт итәргә, мәрхәмәтле һәм игътибарлы булырга чакырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев